Выступление Председателя Комитета по культуре, науке, образованию и национальным вопросам Р.И. Валеева
Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Хөрмәтле Илдар Шәүкәт улы! Хөрмәтле депутатлар! Мөхтәрәм җәмәгать!
Яңа ел бюджетын кабул итү көннәрен, без, Яңа елны көткән сабый балалар кебек, һәммәбез дә түземсезлек белән көтеп алабыз. Әйтерсең шушы көнне ниндидер могҗиза булыр, каяндыр бер тылсымчы килеп, Кыш бабай сыман безгә бюджет капчыгыннан учлап-учлап бүләк өләшер кебек. Быел да, әлеге могҗизага өметләнеп, инде ай буе комитет утырышлары үткәрдек, финанс һәм икътисад министрларын үзебезнең сорау-гозерләребез белән тинтерәтеп бетердек. Нишлисең бит, адәм баласы шулай яратылган: ул гомер буе яхшылыкка өметләнеп, иртәгесе көнем бүгенгесеннән матуррак булыр дип хыялланып яши. “Өметсез шайтан” диләр бит безнең халыкта. Дөнья гел без теләгәнчә генә бармаса да, вакыт-вакыт өметләребез дә акланып куя. Әнә бит, ничә еллар хыялланганнан, өметләнгәннән соң, ниһаять, әкият сарайларын хәтерләткән Курчак театры бинасы да төзелеп килә. К.Тинчурин театрының тарихи бинасына менә дигән итеп ремонт ясалды. Һәр кичне тамаша карарга килгән театр сөючеләрнең алкышлары сәнгать әһелләренә генә түгел, ә халыкка шушындый гүзәл залны бүләк иткән төзүчеләргә, җитәкчеләребезгә, депутатларга һәм Татнефть башлыкларына да рәхмәт булып яңгырый торгандыр. Россиянең бик күп төбәкләреннән аермалы буларак, бездә һәр ел саен яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеп тора, искеләренә авырлык белән булса да әкренләп ремонт ясала. Саный китсәң, эшләнгән эшләр шактый, күрә һәм саный белергә генә кирәк.
Әмма күңел һаман тынычланмый, һаман саен күбрәккә, яхшыракка өметләнә. Икътисади кризистан башыбыз чыкса, аягыбыз чыкмаган чорда, чүп өстенә чүмәлә булып, корылык кесәләрне корыткан заманда кемнәндер нәрсәдер таләп итү, бугаздан буып акча сорау да бигүк дөрес булмас иде. Шуңа күрә безнең тәкъдимнәрне һичшиксез киләсе елда башкарылырга тиешле таләпләр дип түгел, алда торган бурычлар итеп кабул кылсагыз иде.
Нинди генә зур эшләргә тотынсаң да, иң беренче чиратта акча кирәк, диләр. Әйе, акчасыз берни дә эшләп булмыйдыр. Әмма акчадан да элегрәк шушы эшне башкарып чыгу өчен зур теләк кирәк, омтылыш кирәк. Юкка гына “Сначала было слово” дип әйтелмәгән бит Изге китапта. Теләк булса, катгый сүз – катгый карар булса, акчасы да, башкасы да табыла. Әнә бит заманалар авыр дип тормаганнар, хәтта Бөек Ватан сугышы барган афәтле елларда Казанның иң мәһабәт бинасын – Муса Җәлил театрын төзеп куйганнар. Бүген дә башкалабызда һәм башка шәһәрләребездә берсеннән берсе затлырак биналар калкып чыга, метро төзелә, спорт сарайлары, кунакханәләр, банклар, рестораннар корыла. Барысы да әйбәт кебек, бары тик мәдәнияткә булган мөнәсәбәт кенә үзгәрми, элеккеге яманаты чыккан “остаточный принцип” бүген дә дәвам итә. Мәсәлән, бик күп милли республикаларның баш калаларыннан зуррак булган Чаллы шәһәренең Дәүләт театры бүгенге көнгә кадәр бай кешенең мунчасы кадәрле бинада җан асрый, республикабызның иң хәлле шәһәре Түбән Кама Дәүләт театры элеккеге кафе бинасында көн күреп ята, В.Качалов театрындагы ремонтның да очы-кырые күренми. Ә Милли китапханәгә яңа бина төзү мәсьәләсе инде бөтенләй тормышка ашмас хыялга әверелде бугай. Яңа бина төзү турында беренче хөкүмәт карары чыкканга озакламый 50 ел – ярты гасыр була. Аннан соң 4 хөкүмәт карары, 1 Югары Совет карары чыкты, иң югары дәрәҗәдә вәгъдәләр бирелде, конкурслар үткәрелде. Әмма берсенең дә нәтиҗәсе булмады. Шулай ук хөкүмәт карарлары кабул итеп тә инде дистә елдан артык Түбән Камада - Муса Җәлилгә, Казанда – Һади Такташка, Сара Садыйковага һәйкәл куя алмыйбыз. Дөрес, быел беренче президентыбызның дәрт һәм дәрманы белән борынгы тарихи һәйкәлләрне торгызу буенча моңа кадәр күрелмәгән күләмдә олы эшләр башланды. Киләчәктә шушы кодрәтне югалтмыйча, республикабыздагы башка тарихи һәйкәлләргә дә җан өрә алсак, Татарстаныбыз тагын да матураеп, үзебез өчен дә, кунакларыбыз өчен дә чын мәгънәсендә сокланып сөйләрлек дәрәҗәгә җитәр иде.
Киләсе елның апрелендә республикабызның һәм бөтен татар халкының горурлыгы булган бөек Тукаебыз тууга 125 ел тула. Тукай бәйрәменә Россия төбәкләреннән, бөтен төрки дөньядан, ерак чит илләрдән күпләп кунаклар килер. Ә Тукайның төп йорты булган Казан шәһәре һәм Арча төбәге моңа әзерме соң? Бөек Тукай үзенең иң мәшһүр әсәрләрен иҗат иткән “Болгар” номерлары кунакларны ни хәлдә каршы алыр? Казандагы, Арча-Кушлавычтагы шактый нык таушалган Тукай музейлары кунак каршыларлык хәлдә булырмы? Күптән түгел Тукай юбилеен үткәрү хакында хөкүмәт карары чыкты. Ул карарда каралган 21,9 миллион сум акча белән Тукай юбилеен тиешле дәрәҗәдә үткәрү мөмкин булырмы әллә соң тагын итәк кисеп җиң генә ямарбызмы? Кияү егете туйда сынала, диләр бит. Безгә дә олуг юбилейны бөек Тукай дәрәҗәсендә үткәрергә, кунаклар алдында, халкыбыз алдында оятка калмаска иде.
Депутат буларак кая гына очрашуга барсаң да, сүзне, гадәттә хезмәт хакы турында сөйләүдән башлыйлар. Шуңа күрә бюджет проекты белән танышканда мин иң элек әлеге мәсьәләгә кагылган маддәләрне, халыкның хезмәт хакын, тормыш дәрәҗәсен күтәрә торган урыннарны эзләдем. Киләсе елны мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен бюджет проектына ике миллиард сум чамасы акча тәгаенләнгәнен күргәч, сөенеп куйдым. Дөрес, уртача 16 процент хезмәт хакы арту гына укытучыларны балда-майда йөздерә алмаячак. Әмма “юрганыңа карап аягыңны суз” диләр бит. Монысы да алга китеш, фәкыйрь кешегә монысы да юаныч. Ходай кушып, киләчәктә мондый игелекле гамәлләр тагын да булыр дип өметләнергә генә кала. Шундый ук өстәмәләр мәдәният һәәм матбугат хезмәткәрләренә, фән әһелләренә дә билгеләнсә, алар да үзләрен җәмгыятькә һәм дәүләткә кирәкле һәм кадерле кешеләр итеп тоя башларлар иде.
Хезмәт хакы, дигәннән, иҗат әһелләренең хезмәт хакы бераз башкачарак, ятрак сүз белән – “гонорар” дип атала. Шулай ят сүз белән аталгангамы, соңгы елларда аңа булган мөнәсәбәт күзгә күренеп начарайды. Совет чорында роман-повестьләр язган атаклы әдипләребез, симфония-җырлар иҗат иткән мәшһүр композиторларыбыз гонорар хисабына гаиләләрен туйдырган, тормыш алып барган булсалар, бүгенге көндә бу мөмкин булмаган нәрсәгә әверелде. Газета-журналларыбызның кайберләре хәзер бөтенләй гонорар түләми, түләгәннәренең әҗере исә “Бәхетле” кибетенә бер мәртәбә кереп чыгарга да җитми. Иҗат эше искиткеч катлаулы хезмәт, һәм иҗат әһелләрен бушка эшләтеп, яшәү белән үлем арасына кую, беренчедән, гөнаһлы гамәл булса, икенчедән, ул безнең профессиональ сәнгатебезнең, әдәбиятыбызның киләчәген куркыныч астына куя.
Татар халкы гомер-гомергә мәгърифәтле, китаплы халык булган. 1917 елгы революциягә кадәр генә дә татар телендә 15 меңнән артык исемдә 50 миллионнан артык данә китап бастырып чыгарылган. Димәк, без ул чорда бөтен Россиядә руслардан кала иң күп китап язган һәм китап бастырган халык. Тагын ике елдан – 2012 елда беренче татар китабы басылганга 400 ел була. Ә мондый халыклар дөньяда бармак белән санарлык кына. Шуңа күрә дә соңгы елларда татар һәм рус телләрендә китап басу өчен республика бюджетыннан бүленә торган акчаның бермә-бер киметелүен без берничек тә аңлый да, кешеләргә аңлата да алмыйбыз. Моны безгә электрон китаплар барлыкка килү белән исбатларга, акларга тырышалар. Ләкин инде дистә еллар элек электрон китапханәләр ачкан Көнбатыш илләрендә басма китап чыгару кимү түгел, киресенчә, арта гына бара. Алар фикеренчә, компьютер гадәти кәгазь китапны алыштыра алмый, фәкать аңа ярдәмгә килә, аны тулыландыра гына. “Пәри башка, җен башка” диләр бит халыкта.
Татарстан турында дөньяга хәбәрләр таратучы “ТНВ” телерадиокомпаниясе көннән-көн үзенең географиясен киңәйтә бара. Россия төбәкләрендә һәм төрле кыйтгаларда сибелеп яшәгән татар халкы өчен бүгенге көндә ул иң кирәкле һәм нәтиҗәле мәгълүмат чарасына әверелде, дисәм, һич тә арттыру булмастыр. Әмма милләттәшләребез ТНВ каналы аша Казан хәбәрләре белән бергә үз төбәкләрендәге яңалыкларны, үз тормышларын да күрәселәре килү турында безгә кат-кат мөрәҗәгать итәләр. Узган елларда Мәскәүдә, Екатеринбургта һәм Төмәндә ТНВның кореспондент пунктлары ачылган иде. Әгәр без киләсе ел бюджетыннан тиешле күләмдә акча бүлеп биреп, миллионан артык милләттәшебез яшәгән Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә шундый ук корреспондент пунктлары ача алсак, Конституциябезнең читтәге татарларга ярдәм итү хакындагы 14 маддәсен гамәлгә ашыру юлында тагын бер адым алга атлар идек.
Безнең Комитетның көндәлек эше мәгариф, фән, мәдәният, матбугат оешмалары – бюджеттан акча сораучы оешмалар белән бәйләнгән. Шуңа күрә дә мин бюджетның керем өлешенә тукталмыйча, нигездә чыгым өлеше хакында гына сөйләдем. Әмма бу чыгымнар киләчәктә республикабызның икътисади нигезен ныгытачак, рухи дөньясын баетачак, керемнәрен арттырачак чыгымнар. Мәдәнияткә, фәнгә, мәгарифкә бүген никадәр күбрәк игътибар итсәк, никадәр күбрәк акча бүлеп бирсәк, иртәгәсе көнебезнең матуррак, мәгънәлерәк, мулрак булуына иманым камил. Бер мин генә түгел, халкыбызның, республикабызның киләчәк язмышын кайгырткан һәммә кеше, һәммә җитәкче, һәммә депутат шундый ук фикердәдер дип уйлыйм.
|